"Күңел җылысына үрелеп"

Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Татар Томбарлы авыл китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмады.

Китапханәдә "Күңел җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Китапханәгә килә алмаучы китап укучыларның өйләренә китаплар илтеп бирү эше ел дәвамында алып барылды. Аларны яңа китаплар белән таныштыру, хәлләрен белү, борчыган сорауларына җавап бирү - барысы да бераз гына булса да күңел җылысын җиткерү, игътибар күрсәтү йөзеннән башкарылды. Сәламәтлекләре чикле булып та, тормышны яратып, төрле кул эшләре белән мавыгып, китаплар укып, үзләренең тормышы белән безгә маяк булып яшәүче кешеләр авылыбызда аз тугел. 4 нче декабрь көнне, авыл мәдәният йотында уздырылган чарага да шундый кешеләр җыелды. "Бер җылы сүз җитә"дип исемләнгән тематик чарада  килгән кунаклар матур концерт номерлары,"Нур"китап театрына йөрүче балаларның чыгышларын карадылар, үзләре дә уеннарда актив катнашып, бүләкләр алдылар.Кунаклар өчен әзерләнгән чәй өстәле артында  бик күп җылы сүзләр әйтелде.

t t

t t  02

t t  04

t t  05

t t  06

t t  03

t t  07

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан