"Ягез әле, әниләр"

27- нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл  китапханәсендә "Ягез әле, әниләр"  бәйгесе үткәрелде. Чарада яшь әниләр үзләренең балалары белән катнаштылар. Һәр гаилә бер команда булып, төрле биремнәр аша, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр.

Җиде өлештән торган бәйгедә матур сүзләр дә күп әйтелде, причёска да ясадылар, туп та уйнадылар, әдәби викторинада да  актив катнаштылар. Бар яктан да уңган әниләр барысы да "Иң яхшы әни" дипломына ия булдылар. Ә әниләре өчен горурланып, күзләреннән нур сибеп торган балаларга тәмле бүләкләр тапшырылды. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова бәйгедә катнашучы һәр гаиләгә зур рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә гаиләләр белән ешрак китапханәгә йөрергә, күбрәк китап укырга чакырып калды. Чара бик күңелле, эчтәлекле, матур узды.

d-mam  02

d-mam  03

 d-mam

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан