"Туган ягы кирәк кешегә"

Создано 13.12.2018 11:03

13-нче декабрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3-нче сыйныф укучылары белән "Туган ягы кирәк кешегә" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Ф.Яруллинның тууына-80 ел уңаеннан үткәрелгән  чарада, китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова укучыларга  туган як төшенчәсен Ф.Яруллинның "Безнең авыл", "Туган як табигате", "Баулы ягым", "Өч нәрсә"  кебек шигырьләре аша аңлатуны үзенә максат итеп куйды.Укыган шигырьләр буенча әңгәмә оештырды, һәр баланың  фикерен тыңлады. Балалар кыска, шаян итеп язылган шигырьләрдән дә үзләре өчен бик күп нәрсәләр алырга булганын аңладылар. Китапханәче балаларга Ф.Яруллинның китапларын  укырга тәкъдим итте.

F-Yarullin

F-Yarullin 02

F-Yarullin 03

F-Yarullin 05

Нравится