Әдәби-музыкаль кичә “Тормыш Һәм иҗат батырлыгы”

Создано 14.12.2018 16:25

13-нче декабрь көнне, Баулы шәһәренең 1- нче санлы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Ф.Яруллинга багышланган “Тормыш Һәм иҗат батырлыгы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. 

Кичәдә “Колокольчик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 1- нче санлы урта мәктәбенең 4-нче сыйныф укучылары һәм “Здравушка” клубы  әгъзалары катнашты. 

  Кичә барышында татар теле укытучысы Дамира Мөҗәһит кызы Фәнис    Яруллин белән беренче тапкыр очрашулары турында мавыктыргыч итеп сөйләп китте. Балалар бакчасында тәрбияләнүче Әхмәтнәбиева Рената, Миңнуллина Рәсилә, Сәмиков Искәндәр, Ямалиева Ралина, Гафурова Эвелина, Вәлеев Әмир Ф.Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр.

 Гүзәл Миргаязова башкаруында шагыйрь  сүзләренә язылган “Юл буенда бер чәчәк” җыры  яңгырады. “Исеме аның яңгырый җыр булып” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 

F-Yarullin kiche

F-Yarullin kiche 02

F-Yarullin kiche 03

F-Yarullin kiche 05

 

 

Нравится