“Яшьнәү –күкрәүләргә тиң гомер”

  17 декабрь көнне, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 80 яшьлек юбилее уңаеннан Баулы районында игълан ителгән якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин елын йомгаклау кичәсе  узды. 

Кичәне сәхнәдә урнаштырылган зур экранда Фәнис Яруллин шигырьләрен баулылылар тарафыннан укылган флешмоб ачып җибәрде. Кичәне алып баручы Зилә Әхмәтнәбиева ел дәвамында Баулы районында  Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап үткәрелгән чаралар турында кыскача гына искә алудан башлады. 

Баулы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина барлык чараларда да актив катнашкан, татар телен популярлаштыруда зур өлеш керткән Баулының мактаулы гражданины М.А.Афзалов, Бөтендөнья татар конгрессы Баулы җирле оешмасы җитәкчесе Р.З.Шараева, Татар Кандызы мәктәбенең укучылар театры җитәкчесе Р.Н.Халиуллина, Фәнис Яруллинның авылдашы, аның иҗатын пропагандалауда зур өлеш кертүче З.М.Ибраһимов, Кызылъяр авылының гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.А.Әминовага Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге мөдире Дарина Ганиева Фәнис Яруллин елы кысаларында шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары тарафыннан үткәрелгән чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Әзерлек эшләре алып барган иң актив укытучыларга Мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Мәдәният йортының “Чишмә” халык ансамбле башкаруындагы җыр кичәгә ямь өстәде. Татар Кандызы авылы мәдәният йортының халык театры Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте. 

Фойеда “Яшьнәү - күкрәүләргә тиң гомер” дип аталган Фәнис Яруллинның китап күргәзмәсе оештырылган иде.

 zakritie F-Yarullina

zakritie F-Yarullina 02

zakritie F-Yarullina 03

zakritie F-Yarullina 04

zakritie F-Yarullina 05

zakritie F-Yarullina 06

zakritie F-Yarullina 07

zakritie F-Yarullina 08

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан