Илһамчылар үтеп баручы елга йомгак ясадылар

Создано 21.12.2018 14:11

20-нче декабрь көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” берләшмәсенең Яңа елга багышланган утырышы булды. Ул чәй табыны артында, бәйрәмчә мөхиттә үтте. 

Бәйрәм чарасын  китапханәчеләр алып барды. Илһамчыларны якынлашып килүче Яңа 2019-нчы елга астрологлар әзерләгән йолдызнамә фаразлары белән таныштырдылар. Шигъри бәйләмнәр, изге теләкләр җиткерделәр. 

Үзәкләштәрелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева берләшмә эшенә югары бәя бирде, киләчәктә уңышлар теләде. “Илһам” берләшмәсе президенты Сәгыйт Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева Яңа ел белән котлап, теләкләрен әйттеләр. Илһамчылар Фикыя Садыйкова, Зәйтүнә Ибраһимова, Сәлия Мәҗитова үзләре иҗат иткән тирән эчтәлектәге шигырьләрен укыдылар. 

Кичәдә узып баручы елга нәтәҗиләр ясалды, 2019-нчы елга планнар корылды. 

yana el ilxam

yana el ilxam 02

yana el ilxam 03

yana el ilxam 04

yana el ilxam 05

yana el ilxam 06

 

Нравится