“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы

29 декабря в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки состоялось очередное занятие творческого объединения “Илһам”. Занятие было посвящено новому году, чтению и анализу стихотворений членов объединения.

Следующее занятие состоится 21 января.

 

План занятия:

Знакомство с творчеством татарского поэта Х.Такташа;

чтение и анализ новых стихотворений членов объединения.

 

29 декабрь көнне “Илһам” иҗади берләшмәнең утырышы булды. Чираттагы утырыш Яңа елга багышланды һәм ул чәй табыны артында барды. Фикыя Садыйкова, Алсу Васикова үзләренең яңа шигырьләрен алып килгәннәр иде. Фәридә Абдуллина, әтисе, сугыш ветераны Зөфәр ага Абдуллинның 1977 елда Яңа елга багышлап язган шигырен укып китте. “Илһам”иҗади берләшмә әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева Яңа ел белән тәбрикләп, аларга иҗади уңышлар теләде.

 “Хезмәткә дан” газетасының 23 нче санында “Илһам” иҗади берләшмәсенең әгъзасы Сәгыйть Әхмәтҗановның 55 яшьлек юбилее уңаеннан үзәк китапханәдә үткәрелгән иҗади кичә турында зур статья һәм шигырьләре басылган иде. Газетада басылган шигырьләре белән танышып, аларга анализ ясалды.

Киләсе очрашуда татар халкының бөек шагыйре Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, ирекле темага шигырьләр язып килеп, аларны анализлау планлаштырылды. Киләсе очрашу 21 январьга билгеләнде.

ILl1

 

ILl2

 

ILl3

ILl4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан