“Кара алтынга бәйле иҗат тормышы”
- Подробности
- Создано 14.01.2019 09:54
11 гыйнвар көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә төбәгебезнең җирле шагыйрәсе Фикыя Садыйкованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә узды.
Фикыя Мәҗит кызы һөнәре буена нефтьче. Гомере буе “Баулынефть» идарәсендә эшләгән. Ир-егетләр белән беррәттән шактый еллар авыр хезмәттә көч куйган. Нечкә күңелле көчле ханым шигъри җанлы иҗат әһеле. Егерме елга якын нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы “Ялкын” иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек иткән. Күп еллар дәверендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасының, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Илһам” берләшмәсенең даими әгъзасы. Әдәби кичәдә юбилярга хезмәттәшләре, туганнары, дуслары берсеннән-берсе матур теләкләр яудырдылар.Фикыя ханым үзенең шигырьләрен сөйләде, Гүзәл Миргаязова дәртле-моңлы җырлары белән чарага бәйрәм рухы өстәде.