12 - нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, 13 - нче гыйнвар - Россия матбугаты көне уңаеннан, “Энҗе таптым, энҗе чәчтем” исеме астында авыл яшьләре белән мәгълумати сәгать үткәрде.
Катнашучылар матбугат тарихы белән таныштылар, яшьләр өчен чыга торган вакытлы матбугатка күзәтү тыңладылар.