“Юл әлифбасы”

Создано 17.01.2019 14:04

17-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Юл әлифбасы” дип аталган лэпбук әзерләде.

Лэпбукның беренче бите “Чатта тора зур фонарь- светофор диләр аңар” дип аталды. Нәниләр светофор төсләре буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр тыңладылар. Икенче бите транспортка багышланды. Балалар транспорт төрләре буенча китаплар белән таныштылар.  Шулай ук лэпбукта  юл хәрәкәте билгеләре, юлда йөрү кагыйдәләре, китаплар,  табышмаклар, уеннар һ.б. урын алган иде.Катнашучылар ике командага бүленеп сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, юл хәрәкәте билгеләрен, пазллар җыйдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. 

Alifba

Alifba 02

Alifba 03

Alifba 04

Нравится