“Бар җырымны илгә багышладым”
- Подробности
- Создано 18.02.2019 10:03
15-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, М.Җәлилне искә алу көне уңаеннан,”Бар җырымны илгә багышладым” исеме астында әдәби лото үткәрде.
Чара киң катлау китап укучылар өчен үткәрелде. “Күңелле яшьләр” һәм “Кызыл ромашка” командалары М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын иң яхшы белүче исеменә көч сынаштылар. Чара ахырында һәр команданың иң актив катнашучылары Гафиятуллина Әдилә һәм Тимерханов Райхан китаплар белән бүләкләнде.