"Моң эчендә асылташ”

21-нче февраль көнне, үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.

Утырышның беренче бүлеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрә Шәмсия Җиһангированың тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Бүлек мөдире Зилә Әхмәтнәбиева шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Берләшмә әгъзалары видеоролик аша Шәмсия Җиһангированың сүзләренә язылган җырлар тыңладылар, шигырьләрен укып, узара фикер алыштылар. Утырышның икенче бүлегендә Зәйтүнә Ибраһимованың, Сәлия Мәҗитованың шигырьләре белән танышып, аларга анализ ясалды.. “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы 21март көненә билгеләнде. Бу көнгә шагыйрь Газинур Моратов иҗаты белән танышу, АНА, хатын - кыз темасына шигырьләр язып килү планлаштырылды.

Shamsiya Z

Shamsiya Z 02

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан