“Иң татлы тел – туган тел”

Создано 25.02.2019 10:32

20-нче февраль көнне, Татар Кандызы  авыл китапханәсе “Безнең тамырлар” («Наши истоки») акциясе кысаларында Туган тел көненә багышлап 5 сыйныф укучылары  өчен “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән татар халык әкиятләрен кычкырып уку оештырды.

Китапханәче  татар халкы теленең барлыкка килүе турында  сөйләде, халкыбызның  әкиятләре, әйтемнәре укылды. Мәкаль әйтеш уены уйнатылды, табышмакларга җавап эзләделәр, татар халык авыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе  белән таныштылар.

rodn yazik kandiz

 

Нравится