«Татар халык жәүһәрләре»
- Подробности
- Создано 22.02.2019 15:33
21-нче февраль көнне, Халыкара Туган тел көне уңаеннан,Татар Кандызы авыл китапханәсе «Татар халык жәүһәрләре» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде.
Әлеге чара 12 томлы “Татар халык ижаты” һәм “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән һәм берничә тукталыштан торды.
1 нче тукталыш: Нәрсә ул фольлор , кем аларны җыя, туплый?
2 нче тукталыш: Мәкальләр, әйтемнәр табышмаклар.
3 нче тукталыш: Мифлар, риваятьләр, легендалар.
4 нче тукталыш : Ырымнар, йолалар, әкиятләр. Шулай ук кыска җырларга, бишек җырларына да туктадык.
Туган телгә мәхәббәт, ихтирам китап әсәрләре, җыр-бию, уеннар, гореф-гадәтләр аша тәрбияләнә. Бу чарада да балалар татарча шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, татар халык уеннарын уйнадылар. Балаларга бигрәк тә "Йөзек салыш" һәм "Түбәтәй" уеннары ошады. “Кичке уеннан” өзек сәхнәләштереп күрсәтелде. Укучылар шулай ук “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.