“Рухи матурлык җырчысы”

Создано 01.03.2019 15:30
Автор: Imaeva Asiya

Центральная библиотека

Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека

Поповская сельская библиотека

Кзыл -Ярская сельская библиотека

Муртазинская сельская библиотека

Татарско-Кандызская сельская библиотека

 1 март көнне, Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның халык язучысы, күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды.

   Чарага 6-нчы санлы мәктәпнең 9-нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үткәннән соң, укучыларга Әмирхан Еникинең “Без дә солдатлар идек” повестеннән һәм “Туган туфрак” хикәясеннән өзекләр укылды. 

Гөлия Шәмсетдинова укучылар игътибарына “Халык күңеленә илткән юл” дип аталган китап күргәзмәсенә кызыклы күзәтү ясады.

 Кичә ахырында Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина үткәрелде. Иң күп җавап бирүче укуыларга бүләккә китаплар тапшырылды. 

 tniki1

tniki2

"Еникины укыйбыз" акциясе кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, Әмирхан Еникиның тууына 110 ел уңаеннан, китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова китап укучыларны язучының китаплары белән таныштырды, аларны укырга тәкъдим итте. 2-нче март көнне,11-нче сыйныф укучылары белән Ә.Еникиның "Әйтелмәгән васыять" әсәреннән өзек укылды, укыган буенча әңгәмә оештырылды.

Eniki 1 02

Eniki 1 03

1 марта Поповская сельская библиотека присоединилась к Межрегиональной акции "Читаем Еники", посвящённой 110-летию со дня рождения татарского писателя Амирхана Еники.  В рамках акции для читателей библиотеки  была проведено литературное  знакомство «Сила слова Амирхана Еники». Участники мероприятия ознакомились с жизнью и творчеством выдающегося татарского писателя-прозаика, публициста, народного писателя Республики Татарстан. Прочитали отрывки из его произведений: «Шутка», «Девочка», «Ночная капель». 

eniki popovka

eniki popovka 02

 27 февраля Кзыл-Ярская сельская библиотека присоединилась к Межрегиональной акции «Читаем Еники», посвящённой  110-летию со дня рождения писателя. Участники мероприятия ознакомились с жизнью и творчеством писателя-прозаика, публициста. Прочитали отрывки из его произведений «Кем җырлады?», «Матурлык». Была оформлена книжная выставка «Сүзем белән бизәк ясыйм”.

 eniki kzl

 2-нче март көнне, Мортаза авыл китапханәсендә язучы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әмирхан Еникиның сүнмәс иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгат уздырылды. Әлеге чарада , укучылар татар халкының танылган язучысы Ә.Еникинең иҗаты белән таныштылар. “Әйтелмәгән васыять” , “Матурлык”, “Соңгы китап”, “Гуляндам”  кебек хикәяләреннән өзекләрне татар һәм рус телендә укыдылар. “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән китап-күргәзмәгә күзәтү ясалды.

 Eniki 12

 Татар Кандызы авыл китапханәсендә 4-нче март  көнне, Татарстанның халык язучысы, күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Кояшлы язны рәшә капламасын”  дип исемләнгән  “Хәзинә” клубының  чираттагы очрашуы булып үтте.  Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үткәннән соң, өлкәннәргә Әмирхан Еникинең “Рәшә” повестеннән һәм “Туган туфрак” хикәясеннән өзекләр укылды. 

eniki kandiz 02

eniki kandiz 03

 

Нравится