“Театр күңелләрне юатыр”
- Подробности
- Создано 19.03.2019 14:47
19-нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Укучының мәдәни көндәлеге” акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Театр күңелләрне юатыр” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.
Чара театр елына багышланды. Катнашучылар Татарстанда балалар өчен театрлар, аларның репертуарлары белән таныштылар. Балалар өчен сәхнә әсәрләренә күзәтү тыңладылар.