“Бер, ике,өч, безнең кулда көч”
- Подробности
- Создано 19.03.2019 14:58
19-нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Бер, ике,өч, безнең кулда көч” исеме астында сәламәтлек дәресе үткәрде.
Балаларга сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. А.Алишның “Куян кызы” әкиятен кычкырып укып, сәламәтлекнең, өлкәннәр сүзенең әһәмияте турында фикер алышу үткәрелде. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан барысы да рәхәтләнеп китаплар карадылар.