"К.Д.Ушинский иҗатына сәяхәт"
- Подробности
- Создано 18.03.2019 15:25
18-нче март көнне, "Укучыларның мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен К.Д.Ушинскийның тууына - 195 ел тулу уңаеннан "К.Д.Ушинский иҗатына сәяхәт" дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрде.
Китапханәче Гөлнур Насибуллина чарага килгән башлангыч сыйныф укучыларын презентация аша К.Д.Ушинскийның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының хикәяләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, аларны кычкырып укыдылар.