Бөтенроссия акциясе

Создано 25.03.2019 09:10

22-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Ач авызыңны!” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында конкурс үткәрде.

 Кычкырып укуның бер төре булган мондый конкурсны Новосибирскиның “Эт йөрәге” (“Собачье сердце») дип аталган китап лавкасы төзүчеләре уйлап тапкан.Китапханәгә җыелган төрле яшьтәге китап укучылар сан язылган тәпәннәр тартып чыгаралар. Шундый ук сан язылган китаптан катнашучылар өзек кычкырып укыйлар. Беренче тапкыр укуга карамастан, катнашучы укыган вакытта сәгатьле итеп укырга тиеш. Уку техникасы һәм артистизм буенча бәя куела. Катнашучы  6 гаилә әгъзасы бик теләп конкурста катнашты. Конкурс тәмамлануга, катнашучылар  аеруча охшаган өзекләрне рольләргә бүлеп укырга теләк белдерделәр. Кычкырып уку кичәсе бик күңелле үтте.

konkurs 22

konkurs 22 04

konkurs 22 06

 

Нравится