22-нче март көне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, урта һәм олы яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Хезмәт кешесенә хөрмәт” исеме астында печа-куча үткәрде.
Китапханәче катнашучыларны “Печа-куча” дип аталган чараның асылына төшендерде. Чара эшче һөнәрләр елына багышланды. 7-нче сыйныф укучыларының эшче һөнәрләргә багышланган презентацияләрен катнашучылар зур игътибар белән тыңлады.