Баулылар “Әдәби марафон”да катнаша

1 апрель көнне VII Дөньякүләм “Әдәби марафон” старт алды. Әлеге проект ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт-татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм җурналлар уку гадәтен формалаштыру. Бәйгенең үткәрелү вакыты – һәр квартал саен. Марафон 21 көн дәвамында бара. 

Марафонның җиденчесе Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган. Шул уңайдан марафонда катнашучыларга 100 авторның китапларын укырга тәкъдим ителде. 

“Әдәби марафон”ның җиденчесендә 20дән артык баулылы катнаша. Алар арасында китапханәчеләр, укытучылар, татар телен һәм  әдәбиятын яратучылар көч сынаша. 

marafon

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан