«Ак каеннар шаулый җилләрдә»
- Подробности
- Создано 16.04.2019 09:37
13-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының чираттагы утырышы узды.
Китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина авылдашыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 78 ел тулу уңаеннан «Ак каеннар шаулый җилләрдә» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.