«Ак каеннар шаулый җилләрдә»

Создано 16.04.2019 09:37

13-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының чираттагы утырышы узды.

 Китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина авылдашыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 78 ел тулу уңаеннан «Ак каеннар шаулый җилләрдә» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.

rashit axm1

rashit axm2

 

 

 

Нравится