"Китапханәгә беренче адымнар"

Создано 25.04.2019 11:46

25-нче апрель көнне, Татар Томбарлы китапханәсенә беренче сыйныф укучылары экскурсиягә килде.

"Китапханәгә беренче адымнар" дип исемләнгән чарада Эльвира Әхмәтҗанова  балаларны  якыннан китапханә белән таныштырды, китапханәнең ни өчен кирәк икәнен аңлатты, шулай ук китапларны яратырга, сакларга киңәш бирде. "Борын-борын заманда" дип исемләнгән балалар почмагы, төрле җәнлекләр яши торган  "Зоопарк" балаларны үзләренә җәлеп итте.  Китапханәче балаларны "Яңа китап-яңа дус" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды, укырга тәкъдим итте. Балаларга экскурсия бик ошады, бигрәк тә беренче тапкыр имза куеп китап алу алар өчен кызык һәм шул ук вакытта җаваплы мизгел булды.

1klass 1

1klass 2

1klass 4

Нравится