“И Туган тел!”
- Подробности
- Создано 28.04.2019 12:04
26-нчы апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел уңаеннан “И Туган тел!” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.
Китапханәче язучының иҗаты белән таныштырды, килгән кунаклар Г.Тукайның әкиятләреннән һәм шигырьләреннән әзерләнгән уен-викторинасында катнаштылар. Кычкырып Габдулла Тукайның “Туган тел” дип исемләнгән шигыре укылды. “Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” дип исемләнгән китап-күргәзмәгә күзәтү ясалды.