“Тукай атналыгы”

Создано 27.04.2019 12:19

26 апрель - Бөек  шагыйребез  Габдулла Тукайны туган көне. Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәседә  “Тукай атналыгы”  гөрләп үтте.

Тукайны олысы да , кечесе дә яратып укыйлар, хөрмәт итәләр. Балалар аның әкиятәрен, шигырьләрен рольләргә бүлеп укырга, сәхнәләштереп күрсәтергә яраталар.  Бу атналыкта да, китапханәгә килгән балалар яраткан геройлары - су анасы, шүрәле, шәкерт белән маэмай,  бала белән күбәләк булып  уйнадылар. Китапханәче укучыларга  Тукай әсәрләре буенча  әдәби викторина үткәрде.  Балалар  укыган китаплар буенча, әкият  геройларының рәсемнәрен ясап алып килделәр. Аларның  эшләрен “Тукайга ияреп” дигән рәсем күргәзмәсе ясалды. 

26 апрель көнне,  Г.Тукайның туган көн уңаеннан, авыл китапханәсе  библиодесант белән урамга чыкты. Төрле яшьтәге китап укучылар,  бөек шагыйрьгә булган мәхәббәтләрен, чиксез рәхмәтләрен  аның шигырьләрен укып белдерделәр.

tukai 1

tukai 2

tukai 3

tukai 5

tukai 6

Нравится