“Онытырга мөмкин түгел”

Создано 07.05.2019 12:05

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, 7 май көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 3 нче мәктәпнең 8 - нче класс укучылары һәм укытучылары катнашында “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән батырлык дәресе узды.

 7 мая в отделе национальной литературы и искусства ЦБ провели урок мужества “Онытырга мөмкин түгел = “Чтобы, жить и помнить”. На вечер были приглашены учителя и учащиеся 8-х классов школы №3.

Укучылар игътибарына “Утлы еллар авазы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Чараны милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Зилә Әхмәтнәбиева алып барды. Кичәнең башында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. 

Кичә барышында сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр укылды. Кичәдә бала чагы сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераны Динам ага Шәрифуллин чыгыш ясады. Ул үзенең һәм гаиләсенең сугыш чорында күргән михнәтләре турында тәфсилләп сөйләде. Чарада катнашучы укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 

voina 2

voina 31

voina 1

voina 4

voina 5

voina 7

voina 6

voina 8

voina 9

 

 

Нравится