8-нче май көнне, Татар Ташлы авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган "Вакыт үтә, хәтер кала..." дип исемләнгән кичә узды.
Чарада китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды, катнашучылар үзләренең ветеран әби-бабайлары, әтиләре турында истәлекләр белән уртаклаштылар.