“Әти- әни һәм мин – китап укучы гаилә”

Создано 15.05.2019 16:58

14-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара гаилә көненә багышлап, “Әти- әни һәм мин – китап укучы гаилә”дип исемләнгән конкурс программалы гаилә бәйрәме  уздырды.

Чарада 6 гаилә- барлыгы 20 кеше катнашты.Конкурста әкият геройлары исемнәре буенча пазл җыю, өзекләрдән әсәр исемен һәм авторын билгеләү, китаплар буенча әдәби викторина һ.б. уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә истәлеккә китаплар тапшырылды. Нәни китап сөючеләр татлы призлар алдылар. Гаилә бәйрәме бик күңелле үтте.

sem 141

sem 142

sem 144

 

Нравится