"Китапханәче һөнәре"

27 май-китапханәчеләр көне! Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә китапханәче һөнәре белән якыннан танышу максатыннан, 8-нче сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрерлде.

Әхмәтҗанова Эльвира укучыларга кирәк китапларны табарга, формулярга дөрес итеп язарга, каталог белән ничек файдаланырга кирәк икәнен күрсәтеп аңлатты. Укучылар үзләре дә китапханәче булып эшләп карадылар. Чара барышында, газета-журналлардан китапханә темасына кызыклы язмалар укылды ("Библиотекарь-Кузя", "Китап уку модадамы?", "Китап сәяхәте"). "Китапханә серләре" дип исемләнгән киңәшләрне тыңлап, укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгьлүмат алдылар. Чара ахырында, һәрбер укучы үзенең китапханәгә булган теләкләрен язып калдырды.

kitap 272

kitap 273

kitap 274

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан