"Балачак уенчыклары"
- Подробности
- Создано 30.05.2019 10:29
28 май - Бөтендөнья уен көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Балачак уенчыклары" дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде.
Чарада 2,3 - нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балалар белән уеннарның төрлелеге турында әңгәмә үткәрде, сораулар бирде. Балалар үзләренең яратып уйный торган уеннары, үзләренә кадерле булган уенчыклары турында сөйләделәр. А.Бартоның "Игрушки" китабыннан кычкырып шигырьләр укыдылар. Чара ахырында балалар үзләре теләгән уеннар уйнадылар.