"Балачак бәйрәме"
- Подробности
- Создано 03.06.2019 12:46
31-нче май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә, балалар көненә багышлап бәйрәм үткәрде.
"Балачак бәйрәме" дип исемләнгән чарада балаларны яраткан мультфильм геройлары Маша белән Аю каршы алды. Алар балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар. Бәйрәмгә килгән клоун балаларны фокус серләренә өйрәтте. Матур рәсемле китаплар, журналлар урнаштырылган китап күргәзмәсе балаларны кызыксындырып, үзенә чакырып торды.