1-нче июнь көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен «Балачакның якты мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.
Балалар атта да чаптылар, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, аркан да тарттылар, чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп йөгерү кебек уеннарын да уйнадылар. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте, барысына да ошады.