22-нче июнь көнне, Шалты авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә матәм, кайгы көненә багышланган хәтер сәгате узды.
Балаларга авыр сугыш еллары турында бик куп истәлекләр сойләнде. Балалар сугыш турында китаплар белән кызыксындылар, исән кайткан ветераннарыбызның фотосурәтләрен карадылар.