“Матур булыйк барыбыз да”

Создано 25.06.2019 09:25

21-нче июнь көнне, Баулының 1-нче санлы шәһәр китапханәсендә Казан кунаклары белән очрашу үтте.

Татарстан Республикасы күләмендә шактый популярлык казанган “Әдәбимарафон” һәм “Сәламәтиртә” марафоннарын оештыручы Гөлнара Гатауллина Һәм безнең якташыбыз Ләвисә Фәттахова баулылыларга әлеге чаралар турында сөйләп уздылар. Шулай ук очрашу вакытында матурлык серләре, сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат күп булды. Кичәдә “Здравушка” клубы әгъзалары һәм актив китап укучылар катнаштылар.

ochrashu1

ochrashu2

ochrashu4

Нравится