“Кайгы килде, илне канга буяп”
- Подробности
- Создано 24.06.2019 10:50
22-нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп яны лагере балалары өчен (8-14 яшь), “Кайгы килде, илне канга буяп” дип аталган мәгълумати чара үткәрде.
Мәдәният йорты хезмәткәре Садрыева З. катнашучыларны сугыш башлану тарихы белән таныштырды, сугыш темасына викторина үткәрде. Китапхнәче Юсупова М. Исергәп авылы тарихында сугыш чоры темасына тукталды. Архив материалларыннан файдаланып, авылдашларны сугышка озату чорын тасфирлады, авылдашларыбыз турында китаплар белән таныштырды.