26-нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешенә багышлап, 8-14 яшьлек балалар өчен, “Мин сәламәтлек сайлыйм” исеме астында танып белү, күңел ачу чарасы үткәрде.
Катнашучылар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрелде, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды, китаплар белән таныштырылды.