Үзәк китапханәдә язучылар белән очрашу узды
- Подробности
- Создано 14.08.2019 15:40
Бүген, 14 август көнне Үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзалары: Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев һәм шагыйрә, язучы Минзифа Әхмәтшина белән очрашу узды. Әлеге чара данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Чарага Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова, китап укучылар, актив җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Рәфкать Шаһиев белән Минзифа Әхмәтшина иҗат һәм тормыш юллары турында тәфсилләп сөйләделәр. Чараны алып баручы, милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Зилә Әхмәтнәбиеваның бихисап сорауларына җавап бирделәр. Әдәбият сөючеләрне иҗат җимешләре- шигырьләре белән таныштырдылар.
Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Саҗидә Әхмәтҗанова һәм Ленар Солтанов башкаруындагы моңлы җырлар чарага тагын да ямь өстәде.