«Пөхтәлекне, чисталыкны, һәрвакыт яратабыз!»
- Подробности
- Создано 09.09.2019 15:51
7-нче сентябрь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, китапханә мөдире Гөлнур Насибуллина 2-3 сыйныф укучылары белән «Пөхтәлекне, чисталыкны, һәрвакыт яратабыз!» дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрде.
Әдәплелек дәресендә балаларга урамда, өстәл янында, кунакта, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Әдәплелек, намуслылык, яхшылык турында мәкальләр белән таныштырылды, төрле уеннар уйнатылды. “Тәмле сүз” китабына күзәтү үткәрде.