Өлкәннәр көненә багышланган “Книга - в добрые руки”, ”Китап - игелекле кулларга” акциясе узды

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 октябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган “Книга в добрые руки”,”Китап игелекле кулларга” акциясен уздырды. Китапханәчеләр сәләмәтлекләре буенча килә алмаган китап укучы дуслары янына бардылар.

Даими китап укучылар рәтендә иң өлкән яшьтәге Марданова Кәбирә Шәгәли  кызы да бар. Кәбирә апа киләсе елга 100 яшен тутырачак. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әдәби әсәрләрне яратып укый. Үткән хезмәт юлы да аның мәктәп белән бәйле. Шуңадыр һәрвакыт эзләнү, яңа чыккан әсәрләр белән танышып бару хисе белән янып яши ул.

Киләчәктә дә өлкән яшьтәге укучыларыбызның теләкләрен үтәргә тырышырбыз. Әлеге акция өлкән яшьтәге кешеләр өчен кызыклы һәм танып белүле укулар белән тәэмин итербез дип ышанабыз.

olkenner kone1

olkenner kone3

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан