“Исемең синең милләт яшәгәнче яшәр”

Создано 29.10.2019 13:51

29-нчы  октябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсендә татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле, меценат, алтынчы-миллионер, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Исемең синең милләт яшәгәнче яшәр” дип аталган әдәби кичә узды. 

Кичәгә  3-нче санлы урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үткәннән соң, укучыларга халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров башкаруында,  Дәрдемәнднең “Кораб”җыры аудиотасма аша яңгырады.

 Кичә ахырында, Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган видеоязма күрсәтелде. 

 dardeman1

dardeman3

Нравится