“Халыкка багышланган гомер”

Создано 14.11.2019 12:01
Автор: Imaeva Asiya

14-нче  ноябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсендә татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән “Халыкка багышланган гомер” дип исемләнгән әдәби кичә узды. 

Кичәгә  2-нче санлы урта мәктәбенең 8-нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәләре  З.Ф. Мингалимова һәм Л.Р. Шамсуарова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып уздылар. Кичә барышында укучыларга Нәкый Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясенән өзек күрсәтелде.

Укучыларга шулай ук  халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров һәм күренекле татар җырчысы Фәридә Кудашева башкаруында Нәкый Исәнбәтнең “Син сазыңны уйнадың”, “Уракчы кыз” исемле җырлары аудиотасма аша яңгырады.

 nakii1

 

Нравится