"Бер җылы сүз-мең дарудан көчлерәк"

Создано 07.12.2019 10:49

6 - нчы декабрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен, тематик кичә үткәрделәр.

Чарада матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кунакларны Д.Нәгыйм., Р.Набиевның "Бөртекләп җыйган гомер" дип исемләнгән китабы белән таныштырды, әсәрнең герое Р.Набиевның бүгенге тормышы турында сөйләде. Чарада кунаклар өчен төрле бәйгеләр дә үткәрелде, биремнәр бирелде. Сәламәтлекләре чикле булып та, рухлары көчле булган, киң күңелле, актив кунаклар монда да үзләрен сынатмадылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында, китапханәдә "Бер җылы сүз-мең дарудан көчлерәк" исемле китап күргәзмәсе һәм китап укучыларның кул эшләреннән "Йөрәк җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

dekada invalidov tat tumb1

dekada invalidov tat tumb4

dekada invalidov tat tumb5

 

Нравится