“Мәңге яшә, сәхнә дигән тәхет!”

19- нчы декабрь көнне, Үзәк китапханәдә “Мәңге яшә, сәхнә дигән тәхет!”дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. 

Кичә Баулы татар халык театры артистлары Ләйлә Гафиятуллина һәм Хәбип Галиуллин башкаруындагы “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленнән өзек белән башланды. Чараны алып баручылар Зөһрә Мингалимова һәм Лилия Шамсуарова тамашачыларга татар театры тарихы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Кичәбезнең икенче өлешендә тамашачылар Баулы халык театры артистлары башкаруында башкорт халык шагыйре, драматург Әнгам Әтнабаевның “Ул кайтты” исемле пьесасы буенса сәхнәләштерелгән өзекне карап үттеләр. Пьесаны карап узганнан соң Баулы халык театры режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗанов белән  бик кызыклы әңгәмә оештырылды.

  Кичә барышында якташларыбыз, театр өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Габдулла Тукайның “Театр” шигыре видеотасма аша күрсәтелде. “Илһам” иҗат берләшмәсенең даими әгъзасы Алсу Васикова театр турында иҗат иткән шигерен укып ишеттерде. Гимназия укучысы Аделина Садыкова рус балалар язучысы Ирина Пивоварованың “Пианино” исемле шигерен сөйләде.

Театр елының йомгаклау чарасына Баулының моңлы сандугачы Гөлнара Абдуллина, хезмәттәшләребез  Гүзәл Миргаязова белән Сәльвә Габдуллина башкаруындагы сәхнәләштерелгән җырлар һәм районыбызның атаклы гармунчысы Зәйтүн Муллаянов уйнаган татар көйләре  кичәбезгә ямь өстәде. Әдәби-музыкаль кичәдән миллилек һәм җылылык бөркелеп торды, килгән тамашачының күңеленә чара хуш килде.

 

teat 09teat 10

teat 08

teat 06

teat 07

teat 05

teat 04

teat 02

teat

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан