“Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары”

Создано 04.01.2020 15:32

4-нче  гыйнвар  көнне, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Җыелыш бар илдә дә сәгатьләрне, минутларны санап килгән Яңа  елга багышланган “Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән  cихри могҗизале кичә узды.

Яңа ел бәйрәме – изге уй теләкләрдән, шатлык куанычлардан гына торган бәйрәм булып санала. Бәйрәм алдынан  хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Зөһрә Мингалимова  “Илһам” иҗади берләшмәсенең үткән елга йомгак ясап, киләсе елның эш планы белән таныштырып узды. 

 Нинди Яңа ел бәйрәме Кыш бабай һәм Карсылусыз үтсен инде? Кичәбезнең икенче өлеше  шаулап - гөрләп Кыш бабай белән Карсылуны каршы алудан башланды. “Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән  тамаша дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар, шигьри бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән илһамчылар оештырылган уеннарда актив рәвештә катнаштылар. Октябрьский шәһәренең музыка көллиятендә укыган 1 курс студенты Кәмилә Гаязова башкарган җырлар Яңа ел кичәсенә  ямь өстәде.

Кичәнең “Яңа елда матур теләкләр” дип исемләнгән соңгы өлеше бик күп җылы тәбрикләү сүзләре, матур котлаулар белән чәй табыны артында тәмамланды.

nov god 4-01-201

nov god 4-01-202

nov god 4-01-203

Нравится