“Яңа ел могҗизасы”
- Подробности
- Создано 08.01.2020 15:33
Татар Кандызы авыл китапханәсендә 3-нче гыйнвар көнне, “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып үтте.
Китапханәче шушы тылсымлы Яңа ел бәйрәменең тарихы һәм аның гореф-гадәтләре белән таныштырды, котлады. Шулай ук бу кичәдә төрле уеннар,конкурслар оештырылды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Китап укучылар яңа китапларны сөенеп кабул иттеләр.