"Доктор Айболит" уен-дәрес

23-нче январь көнне, ТатарТомбарлы авыл китапханәсендә балалар бакчасына йөрүчеләр өчен уен-дәрес үткәрелде.

Чара К.Чуковскийның "Доктор Айболит" китабына 95 яшь тулу уңаеннан әзерләнгән иде. Китапханәче балаларга әкиятне кычыкырып укыганнан соң, балалар төрле уенчык җәнлекләр тотып Айболитка килделәр. Айболит аларны игътибар белән тыңлап, киңәшләрен биреп, үзенең ярдәмен күрсәтте. Матур итеп сөйләшкән, тәрбияле балаларга Айболит файдалы витаминнар да таратты.

jpg 3

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан