“Китап геройларының кышкы маҗаралары”

 

23-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныфлар өчен “Китап геройларының кышкы маҗаралары” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Викторина сораулары дүрт өлештән торды. Катнашучылар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, әкият башланган өлешен тыңлап, калганын үзләре дәвам итттеләр, тасфирлаулар буенча әкият геройларын билгеләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәче “Кышкы әкият” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. А.Юнысованың “Мин кышны яратам” китабын кычкырып уку үткәрелде. Чара ахырында “Укучының мәдәни көндәлеге” нә билге куйдыртып, алып килгән китапларын алыштырдылар.

23-01kitap 1

 

23-01kitap 2

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан