"Күңел йомгагы"
- Подробности
- Создано 30.01.2020 12:16
22 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, “Хәзинә” клубының киңәйтелгән утырышы үтте.
Кичә язучы, шагыйрь Ш.Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Катнашучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, китапларына күзәтү тыңладылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар.