"Татарстан гербы ниләр сөйли" мәгълүмат сәгате
- Подробности
- Создано 08.02.2020 11:47
6-нчы февраль көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Татарстан гербы ниләр сөйли" дип исемләнгән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чарада "Нур" китап театры клубына йөрүче, 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады.Чара барышында укучылар Татарстанның тарихы, аның символлары турындагы белемнәрен ныгыттылар, сорауларга җавап бирделәр.